Сатышевская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-20/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422070, РТ. Сабинский район, с.Сатышево, ул.Советская, д.24

"Гомерләр заяга узмасын"- беседа

Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен күпләр яратып тыңлый һәм укый.Җәлил хәзрәт талантлы дини язучы да. Аның каләме аша халык тарафыннан яратып укыла торган ике дистәдән артык тирән мәгънәле китаплар языла. Әлеге җыентыклары аша меңләгән укучылары Исламның нечкәлекләренә төшенә. 9 нчы апрель көнне Сатыш авыл китапханәсендә “Гомерләр заяга узмасын” дигән темага Җәлил хәзрәт Фазлыев китаплары буенча әңгәмә үткәрелеп, рухи – әхлакый мәсьәләләр күтәрелде.