"Солдатка аш"
Бердәмлек тау күчерә. Бу көннәрдә махсус операциядә катнашучы солдатлар өчен “Солдатка аш” акциясе бара. Әлеге акция райондагы һәр җирлектә көннән көн киңрәк колач белән дәвам итә. 9 февраль Олыяз авыл китапханәсендә авылдашлар белән берлектә Иштуган авыл китапханәсе "Солдатка аш" акциясендә катнаштылар, хәрби хезмәттә катнашучыларга чәй җыелмасы әзерләделәр.