Спроси библиотекаря → Вопрос № 4816

Хәерле көн! Коррупция турында нинди мәкальләр беләсез? Мисаллар әйтә алмассызмы?

Статус: Готов

Ответ

Исәнмесез!

Татар телендә коррупция турында мәкальләр:  Исәнбәт Н.  Татар халык мәкальләре: 3 томда. –  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959. – Т. 3. – 1967.

Алган кулдан биргән кул өстен.

Биргән кулны һәркем үбәр.

Биргән кул өстә, алган кул аста.

Биреп яман булганчы, бирми яман бул.

Бирмәк-алмак – ике әдәмгә бердәй.

Бирмәкнең алмагы бар, алмакның салмагы бар.

Бирмәсәң, бер яман, бирсәң, ун яман.

Җилдән килгәнне җил очырыр.

Хезмәтсез тапкан мал дәүләт булмас.

Урлаганны алучы да угры.

Акчасыз эш чыкмый, майлаймый таба купмый.

Бүләк күп булса, рәт күп.

Бүләк алган хакын югалтыр.

Хәләл кәсеп илгә кертер, хәрам кәсеп илдән сөрер.

Версия для печати