Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тарихи экскурс - дәрес «Авылымның күренекле урыннары!”

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Һәркемгә үзенең туып - үскән җире якын. Без дә үзебезнең авылыбыз белән горурланабыз һәм аны бик яратабыз. Ләкин без үз авылыбызның тарихын да бик әйбәт белергә тиешбез. Нәкъ менә шуның өчен дә Бәркәтә авыл китапханәсе балалар белән «Авылымның күренекле урыннары!” исемле тарихи экскурс - дәрес уздырырга уйлады .Ә андый урыннар бездә аз түгел. Кадерле балалар, әйдәгез болай сөйләшик, 2 октябрь 11 сәгатьтә сез үзегезнең әти - әниләрегез, эне - сеңелләрегезне ияртеп китапханәгә киләсез. Ә без сезгә кызыклы экскурсия вәгъдә итәбез. Сөйләштекме?