Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Очрашу - түгәрәк өстәл "Дембель альбомы ниләр сөйли...!?"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле китап укучылар, яшүсмерләр, яшьләр! Әле яңа гына искиткеч бәйрәм - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Ләкин, батырлык, кыюлык һәм каһарманлык бервакытта да бетми, Алар һәрвакыт безнең белән, безнең янәшәдә! Нәкъ менә шуның өчен дә Бәркәтә авыл китапханәсе элеккеге солдат һәм матросларны дембель альбомнары белән бергә "Дембель альбомы ниләр сөйли...!?" исемле очрашу - түгәрәк өстәлгә чакыра.Кызык бит, элеккеге Совет Армиясе һәм хәзерге Россия Армиясенең үзгәрешләре турында сөйләшеп, аралашып утырырга. Кыскасы, 25 февраль, 19.00 сәгатьтә, бетмәс - төкәнмәс сораулар һәм кызыклы хатирәләр белән сезне китапханәдә көтеп калабыз.