Халык авыз иҗатын укыйбыз «Халык авыз иҗаты – татар җәүһәрләре” Мини - музей буйлап сәяхәт "Бу - безнең тарих!"
Set a reminder: / Upload to calendar
21 - февраль - Халыкара туган тел көне икәнен бөтенебез дә белә, ә менә Бәркәтә авыл китапханәсенең "Безнең чыганак. Халык авыз иҗатын укыйбыз" региональара акциясендә катнашканын әле белми торгансыздыр. Менә хәзер белдегез, инде сез дә катнашырга ашыгыгыз. Бу бик җиңел. Бары 21 февраль 12.00 дә Бәркәтә мәктәбенә, 24 февраль 18.00 дә китапханәгә килеп үзегезгә ошаган халык җәүһәрләре китапларын актарырга, мини - музей экспонатлары белән танышырга гына кирәк. Калганын китапханәчедән сорарга мөмкин. Бөтен гаиләләрегез белән көтәбез сезне.