Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Музыкаль - әдәби уенлы программа "Кар кызы һәм Кыш бабай! Безгә килегез давай!"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Сөекле балалар, хөрмәтле әти - әниләр.Елның иң күңелле вакыты - кышкы каникуллар башлана. Балаларыбыз белән кая барып ял итеп кайтырга дип баш ватып тормагыз, туп - туры Бәркәтә авыл китапханәсенә һәм авыл мәдәният йортына килегез. Үкенмәссез, чөнки монда сезнең бөтен хыялларыгызны да тормышка ашырырлык яңа ел могҗизалары көтә Атна буена күңелле көйләр яңгыраячак, атна буена иң кадерле кунаклар итеп сезне... ай, һай, бөтен серне дә ачып бетермик әле. Менә үзегез килерсез дә күрерсез. Сезне 1 январь сәгать 12дән көн саен би-ик көтә башлыйбыз.