Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйге "Әдәби пейзаж"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Игътибар! Хөрмәтле китап укучылар һәм бик үк укырга теләмәүчеләр, сезнең өчен дә... Бәркәтә авыл китапханәсе "Әдәби пейзаж" бәйгесе тәгъдим итә. Сез инде пейзажның ни икәнен беләсез. Әйе, пейзаж ул табигать күренешен, табигатьнең берәр почмагын  тасвирлау дигән сүз. Бөек рәссамнарның пейзажлары билгеле. Ләкин, әдәби пейзажлар да була. Аларның осталары - язучылар, табигатьне, аның тынычлыгын, яшерен тынлыгын, матурлыгын тирән тоючылар.Менә сез дә, әгәр әйләнә - тирәгезне карау гына түгел, аны күрә дә белсәгез, туган ягыгызның, туган авылыгызның  табигатен яратсагыз, эшкә тотыныгыз дуслар. Сезнең иҗат җимешләрегезне 12 ноябрьдән 17 сенә хәтле көтәбез. Очрашканга кадәр...