Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

"Кызыл әтәч шуклыгы!" курчаклы - кисәтүле дәрес

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Кадерле балалар, сез инде янгынның нинди куркыныч күренеш икәнен беләсез. Шырпының уенчык түгел икәнен, аның  белән уйнарга ярамаганын да бик әйбәт төшенәсез. Ә менә безнең китапханәдә яшәүче Кызыл әтәч боларның берсен дә белмәгән һәм нәтиҗәдә... Һәм нәтиҗәдә, хәер, 26 октябрь көнне дәресләрдән соң сәгать 12.00 дә Бәркәтә авыл китапханәсенә килегез. Әтәч белән ни булганын үз күзләрегез белән күрерсез. Шунда бергәләп аны өйрәтеп тә алырбыз.Килгәндә янгын куркынычсызлыгы турында рәсемнәр ясап килергә дә онытмагыз. Сөйләштекме?