Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Театральләшкән мәдәни чара "Ничек мактанчык булмаска!" (Как не стать хвастуном)

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Абдулла Алиш - балаларның гына түгел әти - әниләрнең дә яраткан язучысы. Сентябрь аенда без аның 110 еллыгын билгеләп үтәбез. "Сөенче" курчак театрына йөрүче балалар белән аның әкиятләре буенча кыска митражлы курчак уеннары әзерлибез. Алар гына да түгел... Шуның өчен хөрмәтле балалар һәм өлкәннәр, 21 сентябрь сәгать 11гә килегез Бәркәтә авыл китапханәсенә. "Ничек мактанчык булмаска!" исемле кызыклы да, файдалы да чараны бергәләп карыйк. Язучының тормыш юлы, аның әсәрләре белән яңабаштан танышу өчен менә дигән сәбәп булачак. Сезне бик көтеп калабыз.