Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Громкие читки "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле авылдашлар! Бәркәтә авыл китапханәсе сезне "Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах" исемле бердәм кычкырып укулар көненә чакыра. Күбесенең исемнәре әлегәчә ачыкланып бетмәгән бу батырларны искә алу күптән кирәк иде. Чөнки Бөек Ватан сугышы чорында алар берни белән дә үлчәп булмый торган батырлык үрнәкләре күрсәттеләр.Ватан өчен, җиңү өчен гомерләрен дә кызганмадылар.Китапханәдә партизаннар хәрәкәте,күзәтчеләр (разведчиклар) хакында китаплар бик күп. Инде бүгеннән "Көчле рухлылар: партизаннар һәм күзәтчеләр турында укыйбыз!" исемле китап күргәзмәсе эшләп килә.2 февраль 12.00 минутта мәктәпнең актлар залында, 14.00 минутта авыл китапханәсендә кычкырып укулар башлана. Килегез, безгә азатлып яулап биргән батырларны бергәләп искә алыйк.