Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

"Терроризмга һәм экстремизмга "Юк!" дибез. Тынычлыкта яшәргә телибез!" круглый стол - рассуждение

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Кадерле укучылар. Без сезнең яшьтәшләрегез белән булган Беслан фаҗигасын бүген дә онытмадык, ул безнең хәтердә. Шундый вәхшәт кабатланмасын өчен, 2 сентябрь көнне Бәркәтә авыл китапханәсе сезне түгәрәк өстәл артына җыя. Ул "Терроризмга һәм экстремизмга "Юк!" дибез. Тынычлыкта яшәргә телибез!" дип аталачак. Төрле милләтнең дуслыкта яшәве безнең кулларда. Яшь буын тынычлыкның кадерен белеп үсәргә тиеш. Шушы темаларга үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны әзерләп килүегез сорала. Килегез, көтәбез.