Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Музыкально - литературная тропа "Карагыз! Көнләшегез! Мин Россия гражданины!"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

12 июнь Россия көне икәнен бөтенебез дә белә. Ә менә Бәркәтә авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар күңеленә кереп калырлык кызыклы чара әзерләгәнен әле барыгыз да белмидер. Алайса, белегез; 10 июнь 13 сәгать 00 минутта сезне китапханәдә көтәбез. "Карагыз! Көнләшегез! Мин Россия гражданины!" исемле әдәби - музыкаль сукмагыбызда Россия символикаларын табигый әйберләрдән ясау буенча мастер - класс, туган як, Ватанны ярату хакындагы җырлардан музыкаль ярыш, Россия турындагы шигырьләрне кычкырып уку бәйгесе һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләр булачак. "Туган көнеңә яңа китаплар!" исемле рекламалы китап киштәсе сезне яңа китаплар белән сөендерер. Тынычлык, дуслык турындагы рәсем бәйгесен, хәрәкәтле, кызыклы уеннарны саф һавада, мәдәният йорты каршында дәвам итәчәкбез. Видеоязма аша котлау мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз. Очрашканга кадәр!