Познавательно - развлекательные мероприятии "Мәктәп парталарын - китапханә өстәленә!" во время летних каникул
Set a reminder: / Upload to calendar
Хөрмәтле әти - әниләр, кадерле балалар. Алда - көтеп алган каникуллар. Ялыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәсегез килсә, Бәркәтә авыл китапханәсенә рәхим итегез. 31 - майдан башлап, 30 - июньгә кадәр 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатьләрдә китапханәдә сезнең өчен һәм сезнең белән бергәләп "Мәктәп парталарын - китапханә өстәленә" исеме астында төрле чаралар узачак. Ай буена күңелегезгә хуш килгән әдәби китаплардан күргәзмәләр эшләячәк. Язучылар, рәссамнар, башка сәнгать кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге турында экскурс - укулар, мавыктыргыч күзәтүләр, гаилә бәйрәмнәре, кыскасы, калганнары сюрприз булсын.Аларын үзегез килгәч күрерсез. Килегез, көтәбез сезне.