Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Вечер воспоминаний "Тарихта калган балачак!" (Об односельчанке Мадине Муртазиной)

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле 1947 - 48 елларда туган авылдашлар! Бәркәтә авыл китапханәсе сезне 19 - май 13 сәгатьтә "Тарихта калган балачак!" исемле Мәдинә Мортазинаны искә алу кичәсенә чакыра. Ни өчен нәкъ менә 47 - 48 елгылар дисезме? Чөнки, беренчедән, 19 - май пионериянең туган көне. Икенчедән, элек безнең мәктәпнең пионер дружинасы Мәдинә Мортазина исемен йөртте. Өченчедән, янгын фаҗигасы килеп чыкмаса, быел Мәдинә Мортазинага 70 яшь тулган булыр иде. Сез - аның сыйныфташлары. Әйдәгез, бергәләп инде тарихта калган тыйнак, белемле һәм актив булган бу бәләкәй кызчыкны, аның батырлыгын искә алыйк. Истәлекләребез белән уртаклашыйк. "Мине дә искә төшерделәр", - дип рухы шатлансын