Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Обширная книжная выставка "Сугыш турында китаплар һәм кинолар"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле авылдашлар. Кешелекнең иң олы бәйрәме - Җиңү көне якынлаша. Шул уңайдан Бәркәтә авыл китапханәсендә киңәйтелгән, төрле темаларны яктырткан китап күргәзмәсе эшләп килә.Аның беренчесе "Балаларга сугыш турында укыйбыз!" дип аталды. Хәзергесе "Сугыш турында китаплар һәм кинолар!" дип атала һәм ул төрледән - төрле кечкенә темаларны эченә ала: Мәктәпкәчә балалар "Солдат абый - апалар, Безнең ныклы сакчылар!", кече сыйныф укучылары "Балалар - зурлар белән бер сафта!", урта сыйныф укучылары "Ядрәләрне эреткән йөрәкләр!", өлкән сыйныф укучылары"Китапны наган итеп..." исемле киштәләр белән таныша алалар. Документаль фактлар белән расланган мәгълумәтләрне кертеп презентацияләр, кызыклы әңгәмәләр дә сезнең өчен. Килегез китапханәбезгә. Җиңү көнен бергәләп бәйрәм итик