Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

"Табигатьнең бөек җырчысы"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле балалар. Ап - ак карлы январь ае бөек рус рәссамы И.И.Шишкин туган ай. Моннан 185 ел элек бәләкәй Ваня якты дөньяга аваз салган.Кыска гына яшәү дәверендә, бөтен кешелек сокланып карарлык олы мирас - табигатькә дан җырлаучы картиналар иҗат итеп калдырган. Рәссамның тормышы, иҗаты турында тагын да күбрәк белергә, картиналарының матурлыгын үз күзләрегез белән күрергә теләсәгез, "Табигатьнең бөек җырчысы" дип исемләнгән әдәби - сәнгать дәресенә рәхим итегез. Сезне 25 январь, көндезге 11.00 сәгатьтә китапханәбездә көтеп калабыз.