Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Бөркет кошлар кулга ияләшми"

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Хөрмәтле әдәбият сөюче дуслар! Сезне барыгызны да 19 октябрь 13.00 сәг. Теләнче Тамак урта мәктәбендә язучы Вахит Имамов белән әдәби очрашуга чакырабыз.

Вахит Шәйхенур улы Имамов - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган язучы, “Мәдәни җомга” гәҗитенең баш мөхәррире. Ул - “Ир канаты”, “Нәзер”, “Татарларның Ватан сугышы”, “Сәет батыр”, “Запрятанная история”, “Могикан”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре”, “Тозлы яра” кебек романнары һәм хикәяләре белән киң танылу тапкан, халкыбызның югалган тарихын кайтару өчен янып-көеп йөрүче шәхесебез.