Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Без шагыйрьле халык,без Тукайлы халык мэнгегэ!Эльмира Шарифуллина

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Э.Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында – «Татарстан яшьләре» газетасы, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, күмәк җыентыкларда («Шигырь бәйрәме», 1968; «Беренче карлыгачлар», 1970; «Кызлар җыры», 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган «Яңгыр җиле» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.Э.Шәрифуллинаның нәниләр өчен язган «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы 1976 елда басылып чыга. Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Ничек, нинди, ни төсле?», «Иң матур әни», «Алтын балык», «Нәниләргә әлифба» китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Мусабай-Завод авыл китапханэсендэ китап кургэзмэсенэ рэхим итегез.