Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Шигьрияттэ Ханбикэ

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Флера ханым атаклы классик язучыбыз Гаяз Исхакый, мәшһүр суз остасы Фәйзи Йосыпов, күренекле тел галимәсе Рабига Хәкимова, Советлар Союзы Геройлары Габделәхәт Вәлиев, Гали Шәмсетдинов кебек танылган шәхесләрне мәйданга чыгарган Яуширмә авылыннан.

Арча педагогия училищесын тәмамлап, Чистай районының Чирүле Шонталысында һәм Кыргызстанның Ош өлкәсе Араван шәһәре мәктәпләрендә рус теле һәм математика укытканнан соң, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, аспирантурада укый.

1990 еллардан башлап, аның хезмәт юлы журналистикага бәйле.

«Шәһри Казан» газетасында тәрҗемәче, «Татарстан хәбәрләре»ндә тәрҗемәче-хәбәрче һәм тәрҗемә бүлеге мөдире.

1995 елдан Флера Тарханова Татарстан Министрлар Кабинетының беркетмәләр бүлегендә тәрҗемәче-баш референт, соңрак баш киңәшче булып эшли 2004 елда терминология буенча кандидатлык диссертациясе яклап, «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми исемгә лаек

.Иң газиз, иң кадерле кешеләребезгә багышлап иҗат   ителгән шигырьләргә тукталмыйча мөмкин түгелдер. Шагыйрәнең «Әни җыры», «Әти кабере янында», «Әни», «И әнием!», «Әле һаман янәшәдән атлый» һ. б