Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Казан утлары журналында очрашу

Set a reminder:   /   Upload to calendar

“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. “Казан утлары” – әдәбиятыбызның бүгенге торышын билгели, милләтебезнең киләчәгенә юл яра торган журнал.

Бүген журналның төп укучысы кем? Язучылар үзләре түгелме?
– Язучылар үзләре укымый. Бер-берсенең әсәрләре белән кызыксынмыйлар. Бүген язучы яза гына белә. Хәзерге көндә безнең укучыларыбыз – авылдагы урта һәм өлкән буын. Нигездә шулар укый.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов болай дип язган:
“Барыбызга да мәгълүм, “Казан утлары”ның төп максат-миссиясе – озын-озак еллар буе имгәтелеп, бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп килгән әдәби-мәдәни һәм рухи мирасыбызны бергә җыю, аларны бөртекләп туплау. Җитди, тирән һәм мәгънәви эчтәлекле яңа әдәби әсәрләр тууына булышлык итү дә, яшь талантларны барлау, тәрбияләп үстерү кебек үтә мөһим эшләр дә – бердәнбер әдәби журналыбызның изге бурычыдыр. Иң олы уртак максатыбыз – бу гаять четерекле чорда халкыбызны, аның телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү”.

Рухият клубы кызлары белэн инфомацион сэгать.