Без китап яратабыз.
Set a reminder: / Upload to calendar
“Китап — кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык -тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән”.
Н.Фәттах
“Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым”
Г.Тукай
1. Китап уку — сүз запасын арттыра:
Укыганда, без таныш булмаган сүзләр очратып, аларның мәгънәсен беләбез, һәм алга таба аларны куллана алабыз.
2. Китап уку кешеләр белән аралашырга ярдәм итә:
Күп укыган кеше матур, ачык итеп сөйли белә дип санала. Кешеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш булып китәсез.
3. Китап уку үз-үзеңә ышанычны арттыра:
Әңгәмә барышында күп белүебезне сизгәндә кешенең үз-үзенә ышанычы арта. Моны башкалар бәяләсә, бигрәк тә.
4. Уку стрессны киметә:
Стресс — һәзерге заман кешесенең юлдашы. Китап уку тынычландыру үзлегенә ия.
5. Уку хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта:
Китап укыганда язылган фикерне аңлар өчен без туктаусыз баш миен эшләтәбез, хәтерне эшкә җигәбез.
6. Китап уку Альтцгеймер авыруыннан саклый
7. Китап уку картаймаска ярдәм итә:
Баш мие картайган саен кеше организмы тизрәк картая икән.