Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Балачак калды еракта,калды еллар артында

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга килә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, аннан, Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автоза-правкалар идарәсендә рәссам, 1962 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел» дә, «Мәдәни җомга» газетасында, Татарстан язучыларының Әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» китап нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеген, матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли. 2007—2008 елларда Р.Корбан Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.

Р.Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Казан курчак театры аның «Куркуын җиңгән Куян» (1994),«Бардым күлгә, салдым кармак» (1995), «Ак күлмәктә кара елан» (1 996) исемле пьесаларын сәхнәләштерә. «Керпе малае дуслар эзли» дигәнпьесасы 1 995 елда Татар дәүләт яшьләр театры сәхнәсендә куела, Чаллы курчак театрында «Куркуын җиңгән Куян» (1998), Уфадагы «Нур» татар театры һәм Чаллы татар драма театры сәхнәләрендә «Патша кызы һәм җырчы» (2001 ) исемле пьесалары уңыш казана. Язучының сәхнә әсәрләре 2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Куркуын җиңгән Куян» исеме белән чыккан җыентыгында урын ала.

Мусабай-Завод авылы китапханэсендэ Рафис Корбан эсэрлэреннэн торган китап кургэзмэсе оештырыла.