Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

Кочле рухлылар.

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Берәүләр сынауларны күтәрә алмый, авырлыкларга бирешеп югалып кала, икенчеләр башкаларга үрнәк булып яши бирә.

«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургыл. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар», ди Фәнис Яруллин " Жилкэннэр җилдә сынала" әсәрендә.

Дөнья безне сытып сынаса да,

Бирешмәдек, барсын күтәрдек.

Алсын гыйбрәт бездән башкалар да,

Тормыш сынауларын үтәрлек.

30 нчы ноябрь конне Мусабай-Завод авылы китапханэсендэ "Инвалидлар декадасы" кысаларында китап кургэзмэсе оештырыла.Анда Фэнис Яруллин язган китаплар,газета журналлар урын алачак.

 

 

 

Места проведения

 
* Время указано в часовом поясе места проведения.