“Кала йөзен Фирдәвис Ханов бизи!”
Set a reminder: / Upload to calendar
“Кала йөзен Фирдәвис Ханов бизи!”
21 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай ис. үзәк китапханәдә тагылган архитектор, милләтпәрвәр шәхес Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановка багышланган кичә-очрашу узачак.
Кичә программасы Ф.Хановның тормыш һәм хезмәт-иҗат юлы, дуслары, фикердәшләре чыгышы, җыр-шигырь белән үрелеп барачак. Кичәнең төп кунагы Фирдәвис Гайнетҗан улына кызыксындырган сораулар, теләкләрегезне җиткерә алырга да мөмкинчелек бирелер. 2016 елда “Гүзәл” полиграфия үзәгендә дөнья күргән “Архитектор Фирдәвис Ханов: проектлары, эскизлары, графикалары” китабы белән дә таныша алырсыз.
Кичә-очрашуга рәхим итегез!
Р.Камбиева.