Күңелле ял көннәре
"Заман" да "Файдалы ял көннәре" укучыларыбыз өчен яхшы традициягә әверелде.
Балалар өчен мавыктыргыч мастер-класс узды, анда балалар таракны татар орнаменты һәм пайеткалар белән бизәделәр.
Шулай ук ванна өчен шарчыклар ясау буенча мастер-класс узды. Балалар үзләре формасын, төсен сайладылар. Күңелле мастер-класс килеп чыкты. Ял көннәрендә безнең үзәктә тәҗрибәле тренер Федор Морозов белән Таврели шахмат дәресләре уза.