Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Әдәби музыкаль кичә"Татар халык җырлары – иң кадерле мирас"

Бары да үтә,
Бары да онытыла.
Байлык, зурлык китә, югала.
Тик җыр үлми
Күчеп буыннарга
Киләчәктә яшәп җыр кала.
Бүген безнең "Заман" уку һәм аралашу үзәгендә 12, 21 нче микрорайон территориаль иҗтимагый үзидарә Советы белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган "Татар халык җырлары – иң кадерле мирас" дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә булып узды. Бәйрәмебезгә килгән кунаклар, зур кызыксыну белән караокега кушылып татар, рус халык җырларын, үзләренең яшь чакларында популяр булган жырларны башкардылар. Уен кораллары турында булган табышмакларга җаваплар таптылар, җырларга багышланган мәкальләрне искә төшерделәр.
Кичә бик күңелле, матур һәм җылы мөхиттә үтте.