Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел.

2020 нче елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының  халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула.

Иске Юраш авылы китапханәсендә М.Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуына багышлап " Кеше китә – җыры кала "- дип исемләнгән китап кургәзмәсе төзеп куелды.

«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыганда шуңа игътибар итәсең: ул тормыш авырлыкларын бик күп кичерсә дә, күңел матурлыгын, юмор хисен югалтмаган. Бу дөньяның гаделсезлеге аны сындыра алмаган. Әдип гаять тирән дәрәҗәдә кеше күңеленең нечкәлекләрен аңлый, күрә һәм шуны укучыга җиткерә белә. Аның әсәрләрен укыганда минем кешеләргә карата чиксез ярату, үз итү, һәр кешенең үзенә генә хас кызыклы сыйфатларын күрә белүгә күзем ачылды. Үзен рәнҗетүләргә, кимсетүләргә карамыйча, беркемгә дә үчле булмыйча, ачу сакламыйча һәр нәрсәдә матурлык күреп, шуны укучының күңеленә сала белгәнгәдер, аның һәр әсәре йөрәккә рәхәтлек бирә. Укыган саен укыйсы килә. Аннан аерылсаң дөньяның яме бетәр кебек. Табигать күренешләрен аның кебек кыска һәм оста тасвирлаучы бик сирәктер ул. Татарстан халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев бу фани дөньядан бөтенләйгә китсә дә, күп санлы роман, повестьлары, хикәя- мәкаләләре, 35фәнни хезмәтнең авторы буларак хәтерләребездә гомер буе сакланыр. Ул әдәбиятның бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүче, сизгер, кыю тәнкыйтьче һәм шушы өлкәгә кергән хезмәтләр авторы.