Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Шигъри йолдызлар

Set a reminder:   /   Upload to calendar

Китапханәдә Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигъри йолдызлар агымы узачак.Чарада мәктәп яшендәге балалар катнашачак. Китапханәче балалар өчен «Тукай йөрәкләрдә яши» дигән китап күргәзмәсе әзерләячәк, анда язучының иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин булачак. Балалар Г.Тукай әсәрләре буенча «бөек татар шагыйре» викторинасында катнашачаклар,  шигырьләр укырлар, җырлар җырларлар. Табышмаклар чишеләчәк. Чара видеопрезентация күрсәтү, шулай ук Г.Тукай әсәрләре буенча мультипликацион фильмнар карау белән үрелеп барачак. Әдәби сәгать тәмамлангач, балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын җырлыйлар.