Ask a librarian → Question # 6426

Хәерле кон. Сездә Илдар Юзеевның "Сандугачлар килгән безгә" әсәренең рус теленә тәрҗемәсе юкмы? Рәхмәт.

Category: Fiction Status: Готов

Ответ

 Исәнмесез!

И.Юзеевның китаплары татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә сакланалар (Пушкин ур., 86).

Пьесалар җыентыклары:

Юзеев И. Сайланма әсәрләр / И. Г. Юзеев; төз., кереш сүз авт. Ә. Н. Нәҗипова-Зиннәтуллина. – Казан: Хәтер, 2013. – 366, [2] б. – (Мәктәп китапханәсе; 59 том (LIX)). – Сандугачлар килгән безгә, һ.б.

Юзеев И. Сандугачлар килгән безгә: комедияләр, драмалар / И. Юзеев; нәшр. мөх-ре Р. Даутов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 351 б. – Эчт.: Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз: водевиль; Сандугачлар килгән безгә: драма; Кыр казлары артыннан: драма; Кайтмый калсам, көтәрсеңме?: моңсу комедия; Бәхетемнән узып барышлый: драма [һ. б.]

Кызганычка каршы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондында И. Юзеевның рус телендәге җыентыкта бу пьеса юк: Юзеев И. Г. Встреча с вечностью: Стихи, поэмы, трагедии/ пер.с татар. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1984. – 272с. : 1 л. портр. – Содерж.: Ненаписанная поэма; Трагедии; Тукай; Ночь длиною в жизнь; Встреча с вечностью; Стихи.

Print version