Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби кичә" Мәхәббәт һәм җиңү җырчысы"

  9 нчы январь көнне Мәктәп китапханәсендә фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең 110 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә уздырдым. Кичәнең максаты шагыйрьнең тормышына , иҗатына кызыксыну уяту, укучыларда тирән ихтирам хисе тәрбияләү, Ватан сагында торган, туган иле өчен гомерен биргән татар улы белән горурлану хисе тәрбияләү.Кичә барышында Ф.Кәрим иҗатына багышланган китап күргәзмзсенә күзәтү ясадым, иҗаты белән таныштырдым. Аның шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар. Кичә ахырында мини- викторина уткәрелде, балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.