Түгәрәк өстәл " Сәламәт яшәү рәвеше - озын гомергә юл"
22 сентябрь көнне Кармыш авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән, авылыбызның медицина хезмәткәре белән берлектә түгәрәк өстәл уздырылды. Анда яшусмернең исерткеч исерткечкә ничек тиз ияләнеп китүнең нәрсәләр аркасында килеп чыгуы турында, хроник алкоголизымның нәсел - буын сәламәтлегенә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә һәм җәмгыятьтәге әхлакый тәртипкә нинди йогынты ясавы, дәвалау методлары һәм профилактика турында сөйләнде. Укучылар үзләренең кызыксындырган сорауларына төгәл җавап алдылар.