Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Беседа - общения "Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ"

 

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Без дә декада уңаеннан инвалидларны котлыячакбыз.  Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла. Шул уңайдан Кармыш авыл китапханәсендә чэй табыны артына үзебезнең Рәзиләбезне чакырдык. Безнең шигырьләрне тыңлап, үзенен шигырьләрендә бүләк итте. Яңа елга ясалган фотозонада фотога төшү бик ошады үзенә. Янәшәбездәге  дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк , диигән теләктә калабыз.