Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Уенлы балалар иртәсе "Көз аеның үз матурлыгы"

  " Миләшкәй " балалар бакчасында " Көз аеның үз матурлыгы" дип исемләнгән уенлы тамаша оештырдым. Максатым балаларның тырышлыгын, җитезлекләрен, нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен белү йөзеннән иде.Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, күзләрен бәйләгән килеш көзге уңыш алманы җыйдылар, балан, миләш, гөлҗимештән , көзге яфрактан букетлар ясадылар,һәрбер бирелгән биремне бик теләп башкардылар. Көз турында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. җырлар башкардылар, табышмакларга җаваплар бирделәр. Бер генә балада бәләксез калмады.