Китап күргәзмәсе " 2019 елга - юбиляр китаплар"
Китапханәдә "2019 елга - юбиляр китаплар" исемле күргәзмә оештырылды. Ул быел юбилейларын билгеләп үтәчәк язучыларга багышланган иде,Күргәзмә дә рус һәм чит илләрнең классик әсәрләре урын алды.Ул кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен оештырылган иде.Күргәзмәгә куелган искиткеч яхшы әсәрләр авторлар үзләре исән чакта да яратып укылдылар һәм алар хәзер дә актуальлекләрен югалтмыйлар.Китап укучылар белән берлектә китапханәдә китапларга күзәтү уздырдым. Күргәзмәдәге китаплар китапханәдә даими укучы гаиләләрдә һәм балаларда зур кызыксыну уятты.