Черно-Ключевская сельская библиотека - филиал № 25

Бөек Җиңү көне уңаеннан һәр елдагыча ветераннарыбызны олылап митинг үткәрдек.

Чарада балалар аеруча актив катнашты. Алар башкаруында патриотик җырлар, шигырьләр тыңлап ветераннарыбыз үткән дәһшәтле елларны искә төшерде. Бәйрәмдә район администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Бари улы Галимов та чыгыш ясады.