Билгеле булганча, быел бөек шагыйребез- Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Шул уңайдан без дә,китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре гадэти булмаган чара-флешмоб үткәрдек.
"Тукайны беләсеңме?"дип аталган флешмобта авылдашлар бик теләп катнашты. Бөек шагыйребез тормышын сурәтләгән стенгазета тотып, алдан ук сорау- табышмакларыбызны әзерләп авыл урамнарын урадык. Очраган һәркем Г.Тукайның әсәрен исенә төшерә алды, аны яттан әйтеп сорауларга да дөрес итеп җавап бирә алдылар. Онытмыйлар, беләләр Г.Тукайны һәм аның иҗатын безнең авылда!