Нәбирә Гиматдиновага- 60!
Кара Чишмә авылы китапханәсендә китап сөючеләр белән берлектә танылган язучы, күп санлы премияләр лауреаты Нәбирә Гиматдинованың 60 яшьлек юбилеена багышланган аралашу сәгате булып узды. Аралашу вакытында китап укучылар язучының танылган "Сихерче", "Синдә минем хакым бар", "Парлы ялгыз" әсәрләре турында фикер алыштылар,һәр әсәргә карата үз фикерләрен белдерделәр, яңа китаплар белән таныштылар. Нәбирә Гиматдинованың тормыш юлын тәсвирлаган презентация карадылар,