Әдәби - музыкалҗ кичә "Хәтерләгез, безнең йөрәкләр дөп-дөп итә"
8 май көнне 14.00 сәгатьтә ,мәдәният йорты, "Билгесез солдат" һәйкәле янында "Хәтерләгез, безнең йөрәкләр дөп-дөп итә" исеме астында митинг үткәрелде.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел гомер узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр,буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр!Безгә,яшь буынга,Ватаныбызны яклап көрәшүче, бүгенге көн матурлыгын бүләк итүче әби-бабайларыбызның авыр, ачы язмышын онытырга хакыбыз юк! Без Җиңүнең нинди авыр юллар белән яулануын хәтерләргә тиеш.Искә алыйк бүген без Сезне! Бөек Ватан сугышында мәнгелеккә башларны салган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алыйк! Тирән эчтәлекле доклад, укучылар тарафыннан оештырылган шигьри, җырлы-биюле монтаж,сугыш чоры балаларының чыгышлары һәркемнең күңелендә тирән тәэсир калдырды.Һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды."Үлемсез полк" акциясе авыл буенча үтте.