Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Акция - "Балаларга сугыш турында укыйбыз"

6 май көнне Туймәт авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән Халыкара акциясенә кушылып чара үткәрелде.Элеге акция 1941-1945 еллардан Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган. Акцияне Самара өлкә балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган.Әлеге акциянең максаты - сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.Акция Туймәт төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашында үткәрелде.Чара баршында Бөек Ватан  сугышы әдәбиятлары белән таныштык. Сугышта катнашкан авылдашлар, тыл ветераннары турында "Аларның даны мәңгелек" исеме астында төзелгән альбомнарны, укучылар аеруча игьтибар белән, кызыксынып тыңладылар.Сөйләшү вакытында балалар сорауларга актив катнаштылар.