"Китапханә дәвалый" ("Библиотека врачует")
Туймәт авылы китапханәсендә, библиограф, Зинаида Ларионовна җитәкчелегендә "Китапханә дәвалый" исемендәге әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Туймәт, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авылларының китапханәчеләре оештырган бу кичә юмор һәм сатирага багышланган иде. Шулай ук, Гамил Афзал " Фәүзия дөрес әйтә..." шигыре исеме астындагы мавыктыргыч һәм тирән эчтәлекле күзгәрмә һәркемгә дә бик ошады. Районнан килгән вәкилләр дә канәгать булып калдылар.