Тематик кичә "Үз телеңне яхшы белү, үстерергә омтылу- милли рухлы һәр татар кешесенең изге бурычы"
21 нче февраль 14:00 сәгатьтә, китапханәдә " Үз телеңне яхшы белү, үстерергә омтылу -милли рухлы һәр татар кешесенең изгы бурычы" тел көненә карата күргәзмә- тематик кичә үткәрелде.Урта сыйныф укучылары тел турында, төрле язучыларның, Габдулла тукайның шигырьләрен матур итеп сөйләделәр.Тел һәм халык авыз иҗаты турында китаплардан өзекләр укыдылар.Оештырылган кургәзмәне карап фикер алыштылар,үзләренең хис уйларын җиткерделәр.Безнең туган телебез-татар теле, зур тарихлы, бай,җырлы, моңлы тел.Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.