Актуаль сөйләшү "Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне"
15 нче ноябрь 18.00 сәгаттә китапханәдә "Тәмәке тартуның кеше исәнлегенә куркыныч янавы" исеме астында актуаль сөйләшү булып үтте.Соңы елларда тәмәке тартучы балалар һәм яшүсмерләр артып китте.Тәмәке тарту бөтендөнья сәламәтлек оешмасы тарафыннан йогышлы булмаган авыруларның төп сәбәпчесе булып исәпләнә.Һәр көн дөньяда бу зарарлы гадәт 10 меңнән артык, Рәсәйдә исә ел саен 300 мең кешенең үлеменә китерә.Тәмәке тарту үлемгә китерүнең төп сәбәбе һәм аны туктатып була.Яшьләр белән берлектә тәмәке турында бәхәс алып барылды. Һәркем үз фикерен җиткерде.