"Тормышка юл күрсәтүче кеше"
4 октябрь 13.00 сәгаттә әдәби музыкаль кичә үткәрелде.Һәрбер кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәрбер кешенең үз укытучысы була, ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә.Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә.Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы.Ә илебезнең киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда , хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез.Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.Кичәдә шул турында сүз алып барылды. Килгән укытучыларга бәйрәм табыны оештырылды.