Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Шигьри сәгать - " Алиш-язучы да , батыр да !"

19 сентябрь көнне Туймәт авылы китапханәсендә балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Алиш- язучы да, батыр да" дигән исеме астында, укучылар белән,шигьри сәгать уткәрелде.Балалар язучының биографиясе белән танышканнан соң , язучының әкиятләрен, шигырьләрен укып эчтәлекләрен сөйләделәр.Абдулла Алишның табигатьне саклау темасына атап язылган әсәрләре күп һәм төрле. А. Алиш әкиятләрен, табигать күренешләрен сүрәтләп ,андагы үзгзрешләр белән бәйләп язан, ул балаларда табигатькә соклану тойгысы, тәрбияли, аның матурлыгын күрә, белергә өйрәтә.Әкиятләре аша язучы нәниләрне төрле матур гадәтләргә , хезмәткә өйрәтә, ата - аналарны һәм олыларны ихтирам итү , гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.Шуның өчен дә без аны зурлыйбыз , хөрмәт һәм горурлык белән искә алабыз.Укучыларга язучының китапларын тәкьдим ителде, китап яратучылар алды.