"Татарстан Республикасы көне"
30 август 10.00 сәгаттә "Татарстан Республикасы көне" исеме астында әдәби чара үткәрелде. Балалар өчен төрле, кызыклы уеннар, сөлге, кулъяулык чигү, рәсем ясау конкурслары оештырылды. Малайлар һәм кызлар туган ил турында төрле матур шигырьләр яттан сөйләделәр. Балаларга туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен, хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларда, патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Туган якның аның буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту тәрбия эшендә зур ярдәм итә.