Аралашу сәгате " Максат, сайлау, карьера".
25 август 20.00 сәгатьтә, китапханәдә "Максат, сайлау, карьера" исеме астында аралашу сәгате үткәрелде. Профессия сайлау - язмыш сайлау дияр идем мин, чөнки мәстәкыйль тормыш юлы һөнәр сайлаудан башлана, кешенең күпчелек вакыты эшендә үтә. Һөнәр сайлый белергә өйрәнү һәм аның киләчәк тормыштагы әһәмиятен төшендерү, һөнәр сайлаганда булырга мөмкин ялгышлардан укучыларны саклап калу, мөһим шәхси узенчәлекләрне билгеләү, омтылыш үстерү, сайлаган һөнәргә мәхәббәт тәрбияләү. Укучылар арасында һөнәр турында фикер алышынды. Кичә үзенчәлекле һәм кызыклы үтте.