"Җир уртак йортыбыз,безгә яшәргә анда"
22 июль 20.00 "Җир уртак йортыбыз,безгә яшәргә анда" исеме астында туган як,туган җир, туган туфрак астында китап кургәзмәсе оештырылды. Һәр кеше өчен нинди газиз,тирән мәгьнәле сузләр. Туган якнын бай тарихы һәм культурасы табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Димәк,табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарын сакларга, кош ояларын туздырмаска,елга буйларын пычратмаска кирәк һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя,күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балалар белән шул турында сүз алып барылды.