Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби кичә “Китапханәче – иң гүзәл һөнәрләрнең берсе"

 

  “Китапханәче – иң гүзәл һөнәрләрнең берсе”(«Библиотекарь – самая прекрасная профессия на земле.») – Үзәк китапханәдә зур күләмдә китапханәчеләр бәйрәме үткәрелде. Бүген җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата. Үткәрелгән чарада шул турыда сүз алып барылды.