Күргәзмә – әңгәмә (выставка – беседа) “Хуш киләсең, Рамазан!”
2018 елның 16 маеннан Рамазан шәриф ае башланды. Барлык айларның солтаны булган Рамазан – бөтендөнья мөселманнары өчен дә бәйрәм, һәр 30 көне дә олугъ бәйрәм. Рамазан – мөбарәк ай. Шул максаттан китапханәдә яшьләр белән “Хуш киләсең, Рамазан!” – дип исемләнгән күргәзмә – әңгәмә (выставка – беседа) үткәрелде. Бу изге айда Аллаһы Тәгалә бөтен кешелеккә бөек мөмкинлек бирә. Уразалы булу, кичләрен тәравих намазларын уку мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта. Үткәрелгән чарада шул турыда сүз алып барылды.